Оештыручылар сүзләренчә, дискуссия клубы утырышы өч өлештән торачак. Анда теоретик, практик өлеш һәм кайбер тезислар буенча фикер алышу булачак.
Дискуссиядә кызлар һәм егетләр командалары, шулай ук үз бизнеслары булган эшкуарлар катнашачак. Кунаклар һәм тамашачылар да үз фикерләрен белдерә алачак.
Утырыш көндезге сәгать өчтә башлана дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.