Мөселман җәмгыятендәге психик сәламәтлек мәсьәләләре буенча конференция Ист-Лэнсингта (Мичиган, АКШ) уза. Җыенны оештыручыларның берсе - Ист-Лэнсинг мәчете имамы Сухайл Чаудхри.
Имам сүзләренә караганда, фән һәм дин тулысынча яраша. Психик һәм психологик проблемаларны хәл иткәндә ислам рухи нәсыйхәтләрен куллану яхшы нәтиҗә бирә.
Конференция вакытында әдәп-әхлак, үгет-нәсыйхәтне ничек итеп психотерапиядә кулланып булуы, шулай ук медицина практикасы белән дини аспектларны берләштерү юллары турында фикер алышу көтелә, дип хәбәр итә ислам ру.