Иске Кулаткыда Бөтенроссия Сабан туе үткәрелде

Татарстан белән чиктәш Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы үзәгендә оештырылган Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасын башкаручы Сергей Морозов, Россиянең 30га якын төбәгеннән 500дән артык кунак катнашты.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 09

Татарстан белән чиктәш Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы үзәгендә оештырылган Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасын башкаручы Сергей Морозов, Россиянең 30га якын төбәгеннән 500дән артык кунак катнашты.

Кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка дин әһелләре бар иде.

Бүгенге көндә Кулатка авылында биш мәчет эшләп килә. Татарстан дин әһелләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә авылның "Әнвәр" мәчетендә булдылар.

Мәгълүм булганча, Ульян өлкәсендә Иске Кулатка районы мәчетендә дистә елдан артык инде "Кулатка укулары" уздырылып килә. Дин әһелләре танылган шәех Хәбибулла ишан Хансөяров (1805-1897) каберен зиярат кылалар. Кунаклар татар-мөселман дөньясында мәгълүм шәхес – галим һәм дин әһеле ишан Хәбибулла хәзрәт рухына догалар укып искә алалар. Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында танылган ишанга багышланган “Хансөяров укулары”нда да катнашалар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров киләсе елда сигезенче Бөтенроссия авыл Сабан туеПенза өлкәсенең 10 мең татар яшәгән Урта Әләзән авылында узачагын хәбәр итте. Авыл Сабан туе символы Пенза вәкилләренә тапшырылды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе