Приютның координаторы Аида Макич сүзләренчә, йокы бүлмәләре өчен 3 зур конференц-зал каралган.Һәр залда матраслар, балалар караватлары, юрганнар һәм башка йокы кирәк-яраклары җыелган.
Ислам үзәгендә волонтер табибларны чакырып, медпункт оештырганнар. Мәчетнең үз генераторы бар. Шуңа күрә шәһәрдә ут бетә калган очракта,куркырлык түгел. Приютта яшәүчеләрне көненә 3 тапкыр ашаталар дип хәбәр итә Ансар.ру.