25 ноябрьдә Апанай мәчетендә “Иман” нәшрияты оешуга 25 ел тулу уңаеннан “Татарларда китап басу үсешенә милли һәм дини фактор йогынтысы” дип аталган фәнни-гамәли конференция уздырыла. Танылган дин әһеле һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов (1963-2012) оештырган “Иман” нәшрият йорты совет заманыннан соң барлыкка килгән беренче мөселман нәшрияты.
Чарада дин әһелләре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашуы көтелә.
Башлану вакыты: сәг.10.00дә , - дип хәбәр итә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте сайты