Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең дини берләшмәләр белән эшләү буенча бүлек хезмәткәрләре Раим Гафаров һәм Ридван Максудов имамнарны никах һәм талак кагыйдәләре белән таныштырды. Семинарда 100 имам катнашты.
Нәзарәт мондый тематик семинарларны республиканың барлык шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә уздырачак, дип көтелә. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.