Иман тулы йөрәк.
Сездәй изге җанлы кеше
Гарипләргә кирәк.
Күпме өмет тулы күңел,
Йөри Сезне эзләп.
Бу дөньяда яшәвегез
Безнең өчен бүләк.
Илдар абый! Тормышыгыз
Барсын гел дә гөрләп.
Исәнлек-саулык гаиләгә-
Бездән изге теләк.
Сезнең хезмәт һәм гамәлләр
Бар кешегә үрнәк.
Озын-озак гомер телим.
Сез безгә бик кирәк.
Чиксез хөрмәт һәм дә рәхмәт.
Буадан Лилия СӘЛАХЕТДИНОВА