Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов әлеге эшче төркемгә керде.
Беренче утырышта сүз биш елга каралган милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә кагылышлы чаралар программасы проекты турында барды. Бүгенге көндә әлеге программага бәйле фикер алышулар алып барыла, тәкъдимнәр кабул ителә дип хәбәр кыла Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Матбугат хезмәте.