20 февральдә Чирмешән районы үзәк мәчетендә “Иң моңлы азан” дип аталган азан әйтү конкурсы уздырыла.
Әлеге бәйге мөхтәсибәттә беренче мәртәбә 2014 елда уздырылган иде. Анда 80гә якын мөселман кардәшебез катнашты. Конкурска районның барлык авылларыннан диярлек җыелдылар. Балалар да, өлкәннәр дә үзләрен сынап карадылар. Конкурс кысаларында мәчет имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов азан барлыкка килү тарихы, аны әйтү үзенчәлекләре, Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) салават әйтү хакында сөйләде. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.
Быел да конкурста теләгән һәркем катнаша ала.
Элемтәләр өчен телефон: 2-25-53, 8-951-893-56-74
Чирмешән мөхтәсибәте сайтыннан.