Хәзергә әлеге ике зур чарага әзерлек эшләре бара. Татар конгрессы имамнар форумында катнашачак имамнар исемлеген туплауны төгәлләп килә. “Милли тормыш һәм дин” җыенында 1000гә якын имам, татар зыялылары, дәүләт эшлеклеләре катнашачак. Форумда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясаячак.
Имамнар җыенында “Ислам дине йәм мәгълүмат кыры”, “Ислам һәм мәгърифәтчелек”, “Русиядә хәләл индрустрия: үсеш юллары”, “Мәчет, мәхәллә: үзидарә мәсьәләләре” турында секцияләр эшлиячәк.
- Татар конгрессы татар имамнарын Казанга булган проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикер алышу, уртак үсеш юлы булдыру өчен җыя. Форум милләтебезне туплауда зур роль уйнарга тиеш-, диде Ринат Закиров.
Александр Долгов