Фәрит Мифтахов Актанышта сәфәрдә булды

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Актаныш районында сәфәрдә булды. Фәрит Мифтахов Дәүләт Советы күрсәтмәсе белән Актанышта икенче ел эшләп килгән гуманитар татар гимназиясе укучылары белән очрашты. Әлеге гимназия президент күрсәтмәсе белән татар элитасын тәрбияләү өчен ачылды

БӘЙЛЕ
2012 Окт 04
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов Актаныш районында сәфәрдә булды. Фәрит Мифтахов Дәүләт Советы күрсәтмәсе белән Актанышта икенче ел эшләп килгән гуманитар татар гимназиясе укучылары белән очрашты. Әлеге гимназия президент күрсәтмәсе белән татар элитасын тәрбияләү өчен ачылды.

Гуманитар татар гимназиясендә Татарстан, Башкортстан, Свердловск, Оренбург, Красноярск балалары белем ала. Укучылар, мәктәп җитәкчелеге Фәрит Мифтахов белән очрашуда милли гореф-гадәтләр турында сөйләште. Фәрит Мифтахов укучыларны милли һәм дини традицияләр белән таныштырды, аларны бергә алып барырга өндәде.

Таҗикстаннан укырга килгән Элина Фәрит Мифтаховтан Дүшәнбе Сабантуена Салаватны чакыруын сорады. Мифтахов бу турыда Салаватка әйтәсен белдерде.

Очрашудан соң, Фәрит Мифтахов Конгрессның Актаныш бүлеге җитәкчесе Нурулла Нурлыев, казый Руслан Мортазин белән очрашты. Традицион исламны дин белән милләтне бергә алып барганда гына үстереп булачагын аңлатты.

Район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фаил Камаев Фәрит Мифтаховка Актанышка эш сәфәре ясаган өчен рәхмәтен ирештерде.

Сәфәр Шәймиев музеена бару белән тәмамланды.

Саша Долгов

avatar
1 Ислам • 21:34, 2012 Окт 04
Бик дорес килэчэк буын миллэтендэ,телендэ,тарихында белергэ тиеш. Шундый депутатлар булырга тиеш. Халыкка якынырак булуы сокландыра.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе