"Суд карары нигезендә, "Фәйзрахманчы”лар төркеме экстремистик дип табылуына карамастан, алар үз эшчәнлеген дәвам иткән. Бу киләчәктә яңа хокук бозуларга китерергә мөмкин. Аларның эшчәнлеген мәҗбүри рәвештә генә туктату мөмкин”,-дип хәбәр иткән Татарстан прокуратурасы.
"Фәйхрахманчы”лар белән элемтәгә чыккач, алар бу яңалык турында бөтенләй белмәүләрен искәртте. "Әгәр шундый хәл килеп чыкса, без үз-үзебезгә кул салабыз, ачка үләбез”,-дип җавап бирде "Фәйзрахманчы”ларның берсе.
"Безнең гәҗит”