Моннан тыш, республикабызда башланып киткән антиэкстремистик кампания кысаларында, 13 нче сентябрь көнне Түбән Камада “Толерантлык һәм социаль бергәлек” темасына “түгәрәк өстәл” утырыш оештырыла. Чара “Җәмигъ” мәчетендә узачак.
8 нче сентябрьдән Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды. Акция республикада милләтләр һәм конфессияләр арасында татулыкны ныгыту, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә чыгарга мөмкин булган конфликтларны булдырмый калу, иҗтимагый фикер формалаштыру максатыннан оештырыла дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.