Гомумән алганда, экспертлар дөньяның 80 илендәге күрсәткечләрне анализлаган. Иң югары IQ күрсәткечләре көнчыгыш Азия илләрендә - Гонконг һәм Сингапурда булуы ачыкланган. Монда интеллект коэффициенты - 108. Икенче һәм өченче урыннарда - Көньяк Корея (106) һәм Кытай һәм Япония (105).
Исемлекнең ахырында - Африка дәүләтләре.
Ә Россия кешеләренең интеллект коэффициенты - 97. АКШ һәм Франциядә - 98, Бөекбританиядә - 100, Италиядә 102 пункт дип хәбәр итә islam.kz.