Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Чистай каласының Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасы рәисе Р. Г. Гордиевтан Рәхмәт хаты алды. Анда мондый юллар бар:
“Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Чистайдагы Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасы Сезгә олуг рәхмәтен белдерә. Сездә күрмәүчеләр Р. Б. Вәлиева һәм А. Б. Вәлиев дини белем алды. Сез үзәктә күрмәүчеләрне әдәп-әхлакый кыйммәтләрне аңларга өйрәтәсез. Безнең шәкертләр Сезнең үзәктә ислами белем алып, башка күрмәүчеләргә киләчәккә өмет, шәфкатьлелек, рәхимлелек һәм тормышны ярату хисләре бүләк итәләр.
Чистагы җирле оешма рәисе Р. Г. Гордиев”.