Шуңа күрә дә Чистай мөхтәсибәте Рамазан аеның соңгы ун көннәренең берсендә тәсбих намазы үткәрүне матур гадәткә кертте, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.
Аллаһның ризалыгына ирешергә теләп, күпчелек мөселманнар бүген “Нур” мәчетендә ашыкты. Биредә алар бергәләшеп намаз укыдылар, дога кылдылар.
Аллаһы Тәгалә әлеге айда бернең гөнаһларыбызны гафу кылып, игелекле эшләребез өчен әҗер-савапларын арттырсын иде! Амин!