Чирмешәндә "Традицион ислам айлыгы" дәвам итә
Чирмешән районында "Традицион ислам айлыгы" башланды. Бу айлык кысаларында районның авылларында мәхәллә халкы белән очрашулар, халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирү, дини кыйммәтләребезне аңлаткан видеороликлар күрсәтү башкарыла. Төбәкнең имамнары исә төрле темаларга вәгазьләр сөйли.
Айлык кысаларындагы тәүге очрашу Түбән Чыгытайның мәдәният йортында старт алган иде. Бу көннәрдә очрашулар башка авылларда дәвам итә. Бүген исә вәгазьләр Лашман авылында сөйләнелде.
Чараларда имам-мөхтәсиб Минсәгыйрь хәзрәт, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт, җирле халык катнашты.
Диния нәзарәте сайтыннан.