Чалма бәйлибез

Мәдрәсә шәкертләре чалма бәйләргә өйрәнә

БӘЙЛЕ
2016 Фев 29
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре чалма чалырга өйрәнә. Алар мәдрәсә үткәреләчәк чалма бәйләү бәйгесенә әзерләнәләр. Остаз Тимур хәзрәт Ибраһимов чалма турында гомуми мәгълүмат бирде, аның әһәмияте, чалма киеп йөрүнең хасияте турында җиткерде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Чалма киеп укыган намаз, чалмасыз укыганына караганда, егерме биш тапкыр күркәмрәк, ә җомга намазы исә чалмасыз укыганына караганда җитмеш тапкыр кыйммәтрәк”. Ул шулай ук чалма киеп намаз укуның хасияте турында – 116 хәдис, ә сакал йөртүнең хасияте хакында 7 хәдис барлыгы турында әйтте. Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин шәкертләрне чалма бәйләү бәйгесенә яхшылап әзерләнергә һәм милли гореф-гадәтләребезне сакларга чакырды.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе