Рамазан аеның фазыйләтләре хакында Аллаһының китабы булган Коръәндә дә, Пәйгамбәребез хәдисләрендә дә күп кенә дәлилләр китерелгән. Әйтик, "Бәкара” сүрәсенең 185 нче аятендә Раббыбыз безләргә: "Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, хакыйкатьне ялганнан аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә, шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын...” -дип боера. Ә инде хаста булганнарга һәм юлдагы мосафирларга Хак Тәгалә җиңеллек бирә, ягъни андый бәндәләр сәламәтләнгәч, сәфәрдәгеләр өйләренә кайткач, уразаны бер көнгә бер көн исәбеннән тотарга тиеш.
Илдус хәзрәтнең сөйләвенчә, быелгы Рамазан ае 20 июльдә башлана, ә тәүге Тәравих намазы 19ында ястүдән соң укыла. "Рамазан аеның башлану көненә килгәндә, аны казыйлар һәм Голәмәләр шурасы ныклап өйрәнде һәм аларның тәкъдиме, обсерваториядән алынган мәгълүматлар нигезендә, мөфти, ягъни мин фәтва бирдем. Монда Төркия, Согуд Гарәбстаны кебек мөселман илләреннән килгән хбәрләр дә тикшерелде. Алар да нәкъ шушы көнне уразага керә. Тик ел саен диярлек, уразага дөрес керелмәде, бер көн алдан кердек яисә соң кердек, дип сөйләп йөрүчеләр табыла. Чыбыктан да нечкә булып туган яңа айны шуның кадәрле ераклыктан гади күз белән күрү мөмкин эш түгел. Бигрәк тә аны болытлар капласа. Шуңа да Рамазан аек керү көнен тулаем бер коллектив хәл итте”,-диде Илдус хәзрәт бу көнне билгеләүдә шикләнергә урын калдырмыйча.
Аннары мөфти хәзрәтләре быелгы фитыр сәдакасының күләме бер кешегә 50 сумнан 300 сумга кадәр дип билгеләнүен хәбәр итте. 50 сумы иң кимендә дип алынган, аны уртача хәлле мөселманнар түли, ә керемнәре югарырак булганнар фитыр сәдакасын җан башына хәтта 300 сумнан да бирә ала. Ураза бәйрәменә хәтле (гаеткә кадәр) бер сабый бала дөньяга аваз салса, фитыр сәдакасы аның өчен дә түләнә. Фитыр сәдакасын гаилә башлыгы, ягъни ир кеше түли, тик биредә аның балаларының үз милке булуы яисә булмавы исәпкә алына. Фитыр сәдакасы ярлыларга, ятимнәргә – кереме аз булганнарга бирелә.
Зәкят сәдакасын шулай ук Рамазан аенда тапшыру хәерле булып санала. Ул ел әйләнәсендә берәүнең 130 мең сум акчасы булса, шуннан чыгып исәпләнә. Әлеге байлыкка ия булучы кеше бу сумманың кырыктан бер өлешен, ягъни 3250 сумын зәкят итеп фәкыйрьләргә, мәдрәсәдә укучы шәкертләргә - мохтаҗларга тапшыра ала.
Быелгы Тәравих намазы мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укылачак. Әгәр бер мөселманның сәламәтлеге начар булса, ул Тәравихны киметеп, 8 рәкәгать итеп укырга да мөмкин.
Журналистлар мөфтигә шактый сораулар да бирделәр. Аларның берсе республика күләмендә үткәрелә торган ифтарга кагылышлы иде. Илдус хәзрәт быел да мондый ифтарны, ягъни авыз ачу мәҗлесен уздырырга җыенулары, аның Коръән иңдерелә башлаган Кадер кичәсе тирәсендә булачагы турында хәбәр бирде. Тәгаен көне соңрак билгеләнәчәк икән.
Безнең хәбәрчебезнең: "Элегрәк елларда Төркиядә яшәүче кардәшләребез килеп, ифтар уздырып китәләр иде. Мондый мәҗлесләр быел да көтелмиме?”-дигән соравына, Илдус хәзрәт: "Алар элек тә сәдакаларын гына бирәләр иде. Төрек кардәшләребезнең үз проблемалары шактый хәзер. Минем сезнең аша да мөрәҗәгать итәсем килә. Үзебезнең баерак кардәшләребез дә бар бит инде. Алар үзләренең чыгымнары белән күбрәк кешегә авыз ачтырсалар, зуррак әҗер-саваплы булырлар иде”,-дип җавап бирде.
Илдус хәзрәт каләм ияләренең Рамазан аена кагылышлы булмаган сорауларына да бик җентекле рәвештә җавап бирде.
"Мөселманнарга быелгы уразаны тоту җиңел булмаячак, чөнки эссе көннәрдә 17-18 сәгать ач торырга кирәк була. Шулай да кардәшләребез зур сабырлык һәм түземлелек, барлык җан ияләренә рәхим-шәфкатьлелек күрсәтеп, начар сүзләрдән, әшәке уй-фикерләрдән тыелып, нәфесебезне тыеп яшәрләр дип уйлыйм. Хак Тәгалә безнең тоткан уразаларыбызны кабул кылып, аңа тиешле әҗер-савапларын да Үзе бирер, Аллаһы боерса”, - диде үзенең чыгышы ахырында Илдус хәзрәт Фәиз.
Хатыйп ГӘРӘЙ