Буа районы Наратбаш авылы мәчетендә Корбан мәҗлесе үтте. Аны Наратбаш авылы имамы Фәнис хәзрәт һәм авылда яшәүче иганәчеләр оештырды. Динебез исламга карата уңай фикерне ныгытуны, авыл халкын мәчеткә тартуны максат иткән әлеге очрашу “Тәкъва” мәчете имамы Габдрауф хәзрәт Мифтәхетдиновның вәгазе һәм нәсыйхәте белән башланып китте. Сорау-җавап рәвешендә дәвам итеп, авыл халкына рухи дәрт өстәде. Очрашу Корбан ашы һәм бергәләп догалар кылу белән тәмамланды.
Нәзарәт сайтыннан.