Ummah Finance бары Бөекбританиядә генә оешып эшли торган беренче санлы ислам банкы булачак. Бүгенге көндә Корольлектә 40 банк ислам банкингы хезмәтләрен тәкъдим итә. Әмма аларның берсе дә санлы түгел һәм шәригать принципларына тулысынча туры килми.
Алдынгы технологияләрне тормышка ашырып, Ummah Finance “имин һәм уңайлы банк” төзи. Ул гадәти банкның барлык функцияләрен үз эченә ала. Шул ук вакытта тулысынча ислам принципларына туры килә. Бу банк кушымтасы iOS һәм Android булган җайланмаларда эшли.