Ул Норвегия үзәгендәге шартлау нәтиҗәсендә "гаепсез корбаннар” өчен үкенүен, әмма Утойя утравында үтерелгән идарә партиянең яшьләр бүлеге активистларын кызганмавын әйтте.
Брейвик сәясәт белән бәйле булмау сәбәпле, Ослода һәлак булганнарны гаепсез корбаннар дип саный. Ә мультикультурализм таралуны яклаган активистларны Норвегия сатлыкҗаннары дип белдереп, аларны үтерүне җинаятькә кертмәвен әйтте.
Исегезгә төшерәбез: Брейвик мөселманнарга каршы көрәшү сылтавы белән 70тән артык кеше үтерүдә гаепләнде.
"Азатлык.орг"тан алынган мәгълүматлар файдаланылды