Кичә, дүшәмбе көнне, Бразилиянең Сан-Паулу каласында төзелүче 5 катлы йорт җимерелде, дип хәбәр итте җирле ММЧ.
Гадәттән тыш хәл булган урынга унарлаган янгын сүндерү машиналары, шулай ук этләр җитәкләгән коткаручылар килде. Үлгән кешеләр турында хәзергә хәбәр ителми. Шулай да кайбер мәгълүматлар буенча бина җимерелгәндә анда 13 кеше булырга мөмкинлеге хакында әйтелә.
Янгын сүндерүчеләр янәшәдәге йортлардан да кешеләрне башка урыннарга күчергәннәр. ММЧның хәбәренә караганда, җимерелгән йорт сәүдә үзәген урнаштыру максаты белән төзелгән булган.