Мәчетнең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинованың сүзләренә караганда, һәрберсе 6 кисәктән торучы әлеге китапның Брайль системасындагы беренче нөсхәләре генә дөнья күргән. "Без бу көннәрдә аларны җитәрлек кадәр бастырып, мәчеттә белем алучы күзләре күрмәүчеләргә курслар ахырында биреп җибәрергә ниятлибез”,-диде Мәликә абыстай. "Ә бу китапның татарчасы кайчан булыр?"-дигән сорауга Мәликә ханым: "Аны тәрҗемә итәсе бар бит әле",-дип җавап бирде.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре