Болгардагы "Ак мәчет" имамлы булды

Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышында Болгардагы "Ак мәчет" имамы вазыйфасына...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 02
Чаллыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышында Болгардагы "Ак мәчет" имамы вазыйфасына Руслан хәзрәт Фәрхетдинов кандидатурасы расланды. Аның кандидатурасын мөфтиятнең Аксакаллар шурасы тәкъдим итте. Пленум әгъзалары әлеге кандидатураны бертавыштан раслады, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.

Руслан хәзрәт Фәрхетдинов башлангыч дини белемне Казандагы "Сөләйман" мәчетендә алган. Аннан соң Каһирәдә гарәп телен өйрәтүче белем бирү үзәгендә укыган, тәҗвид (Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре), гарәп теле грамматикасын укытырга рөхсәт алган. Төркиянең Кайсәри шәһәрендә фикһ (ислам хокукы) буенча 3 айлык белем күтәрү курсларында белем алган.

Руслан хәзрәт Фәрхетдинов хәзерге вакытта Россия Ислам институтының Шәригать факультетында 3 курста читтән торып белем ала. Имам итеп билгеләнгәнче, ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дәгъват бүлегендә эшләде.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе