Тантанага РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе карамагындагы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасның Россия илкүләм комитеты рәисе Игорь Маковецкий, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова һәм Александр Гусев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, учреждениеләре, шул исәптән музейлар, КФУ, РИУ һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, төрле оешма җитәкчеләре, руханилар, инвесторлар – барлыгы 55 рәсми зат чакырулы, дип хәбәр итә татар-информ.
Руханилардан тантанада Истанбул (Төркия) мөфтие доктор Рәхми Яран, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Россиянең Европа өлеше мөселманнары диния нәзарәте президиумы рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәизов, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов, Ульяновск өлкәсе мөфтие Сәүбән Сөләйманов, республика районнары мөхтәсибләре, мәдрәсә ректорлары, шәкертләрнең килүе көтелә.
Татарстандагы истәлекле көн уңаеннан, президент татарстаннарга котлау хаты юллады. Анда әйтелгәнчә, башка конфессия вәкилләре белән бергәләп, Татарстан мөселманнары рухи чыганакларыбызны яңартуда актив катнашалар.
Ислам Россия халыкларының рухи тормышында күп гасырлар буена мөһим роль уйнады. Исламның формалашуында һәм үсешендә 922 елда аны Идел Болгарстанының ирекле рәвештә кабул итүе мөһим адым булып тора. Бу – төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә куәтле этәргеч бирә һәм алдынгы рухи үзәкләрнең берсенә әверелдерә.
Гасырлар дәвамында Ислам дине гомумкешелек кыйммәтләрен, гуманизм идеяләрен, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясендә яшәүче төрле халыкларның үзара тату хезмәттәшлегенең барлыкка килүендә әйдәүче факторлардан булды, диелә котлау хатында.
Александр Долгов