"Археологик казу эшләре барышында мавзолей бинасы һәм бер һәйкәлдәге язуның аерым өлеше килеп чыкты. Болардан тыш, анда көмеш әйберләре хәзинәсе дә табылды”,-дип хәбәр итте Р. Мәхмүтов.
Бу хәзинә кичә, ягъни узган якшәмбедә табылды. Алар, асылда, 12 әйбердән торучы хатын-кыз беләзекләреннән гыйбарәт. Биредә әле тикшеренү эшләре тәмамланмаган. Шулай да бизәнү әйберләренең XIV гасырга караганлыгы билгеле инде.
"Хәзер археологлар бу әйберләрне чистарту эшләре башкара, табылдыкның һәммәсен дә үлчәп һәм язып алгач, алар Болгарның музей-тыюлыгы фондына тапшырылачак”,-дип хәбәр итте Р. Мәхмүтов.