Казан мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, автобуслар "Мәрҗани”, "Динислам”, "Болгар”, "Рамазан”, "Кыйбла” мәчетләреннән китәчәк. Изге Болгар җыенында катнашырга теләгән мөселман кардәшләребездән югарыда күрсәтелгән мәчетләргә мөрәҗәгать итеп, алдан ук язылулары сорала дип хәбәр итә "Думрт.ру".
Болгарда төшерелгән бу фоторәсем Хатыйп Гәрәй архивыннан алынды.