Күргәзмә ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән оештырылып, 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда “Зөя утрау-шәһәрчеге”, Болгар дәүләт тарих-арзитектура музей-ядкәрлеге һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее җыелмаларында сакланган фотосурәтләр куелачак.
Ике йөздән артык фотосурәттә Болгар һәм Зөянең хәзерге чагылышын да, яңарыш чорына кадәрге халәтен дә күрергә мөмкин булачак. Евгений Канаев, Валерий Павлов, Фәрит Гобәев, Андрей Богданов, Сергей Еромлаев, Александр Семёнов, Сергей Максимов һәм Казанның башка күренекле фотографлары әсәрләре зур кызыксыну тудырырга сәләтле, дип хәбәр итәләр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән.