Биектау районында мөселманнар Сабан туе узды

Күптән түгел Биектау районының Семиозерка авылында мөселманнар Сабан туе булып узды.

БӘЙЛЕ
2013 Июн 19
Биектау районының Семиозерка авылында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре – мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин катнашында мөселманнар Сабан туе булып узды.

Сабантуй кунаклары һәм анда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Илдар хәзрәт аларга мөфти вә үз исеменнән бу бәйрәм уңаеннан котлауларын ирештерде. Аннары ул мондый күркәм бәйрәмне оештырганы өчен бу авылдагы мәчет мәхәлләсе әһелләренә олуг рәхмәтләрен әйтте.

Сабантуй хуҗалары төрле кызыклы бәйгеләр генә оештырып калмаганнар, бәлки кунакларны һәм анда катнашучыларны тәм-том белән дә сыйладылар.

Илдар хәзрәт Баязитовның билгеләп узуынча, 25 июньдә ТҖ МДН бу авылда Казаннан киләчәк 120 инвалид бала өчен Сабантуй үткәрергә җыена дип хәбәр итте "Думрт.ру”.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе