2016 Мар 01
Кичә ТР МДН нең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров танылган галим Фуат Ганиевны соңгы юлга озату мәрәсимендә катнашты. Хәзрәт нәзарәт исеменнән олуг галимнең якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашты.
“Фән өлкәсенә, туган телебезне өйрәнүгә һәм үстерүгә зур өлеш керткән, бик күп шәкертләр тәрбияләгән Фуат аганың рухы шат, урыны оҗмаһта булсын. Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз”, - диде хәзрәт.
Мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фуат Әшраф улы Ганиев 86 нчы яшендә , 28 февраль көнне, вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу чарасы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында (Бауман ур., 20) узды.
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте сайттыннан алынды