Бер очрашу- бер гомер

Шәкертләр хәрби белән очрашты

БӘЙЛЕ
2016 Фев 24
Бүген Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган тәрбия кичәсе узды. Шәкертләр янына очрашуга подполковник Тимур хәзрәт Ибраһимов килде. 1995 елда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә кайтып, биредә көндезге бүлектә укыган, аны тәмамлап һ. б. дини уку йортларында белем алган подполковник Тимур Яхъя улы Ибраһимов үзенең хатирәләрен яңартты. Ул, әфганчы буларак, үзенең хәрби очучы осталыгы турында сөйләде. Дин тотуга ирек бирелгәннән соң, ул Татарстанның беренче баш казые Габделхак хәзрәт Саматовтан чалма бәйләргә өйрәнә һәм инде менә егерме елдан артык шушы шөгылен башкаларга да өйрәтү буенча армый-талмый хезмәт кыла. Ул мәдрәсәдә умартачылык һөнәренең асылына төшенә һәм хәзер үзе остазлык кыла. Очрашу дәвамында шәкертләр бик күп сораулар бирде. Әйтик, хәзер илебездә әзерләнә торган полк имамнары турында. Тимур хәзрәт Ибраһимов үзе дә күптән түгел генә Уфада квалификация күтәрү курсларында катнашып кайтты. Шәкертләрнең сорауларына җавап биреп, ул полк имамына уку өчен таләпләрне (армиядә хезмәт итү, дини уку йортын тәмамлау турында диплом, характеристика, автобиография) санап узды. Хәрби хезмәт частьләрендә бүгенге көндә 170 православие һәм 3 мөселман дин әһеле бар.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе