Мөселманнар Бауман урамына чыгып, Казан кунакларына һәм казанлылырга Рамазан ае, ураза тоту саваплары хакында сөйләделәр. Шулай ук алар биредәге инсаннарга Рамазан аена багышланган буклетлар тараттылар, аларны хөрмә җимеше белән сыйладылар, дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.