Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән 50 меңгә якын кеше җыелды. Алар арасында Пермь губернаторы Виктор Басаргин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов бар иде.
Сәгыйтов Пермьдәге башкорт корылтаена һәм башкорт мәктәбенә йөзәр мең сум акча бүләк итсә, Миңнеханов Барданың татар-башкорт мәдәният үзәгенә микроавтобус бүләк итте.
Сабантуй батырына да Татарстан президенты исеменнән машина тапшырылды.
Пермь губернаторы да читтә калмады - ат чабышында жиңүчегә Нива-Шевроле машинасын бүләк итте.
Барда Сабантуенда шулай ук Россиядә иң зур кош теле пешерелеп рекордлар китабына кертелде.
Чыганак: "Азатлык.орг"