Аллаһы Тәгалә бәндәсенә изгелек теләсә, аңа кешеләр ихтыяҗын юнәлтә.
Хәдис
Казандагы “Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы күрмәүчеләрне җырчы Габделфәт Сафин үз концертына чакырды. Ул пирамидада узды.
Бу тамаша башланганчыга хәтле бер ир заты яныбызга килеп, исәнләшкәннән соң: “Җаным, дин кардәшем, сез генә башкара ала торган бер фикеремне әйтмәкче булам әле”,-диде.
Аннары ул сүзен болай дип дәвам итте: “Игътибар итәсездер бит. Хәзер кайбер татар авыллары зиратлары таралу хәлендә. Кайберләренә хәтта авыл көтүләре дә “сугылып чыга” икән. Кайбер зиратларда бик борынгы таш билгеләренең исраф хәлендә булуларын да ишетергә туры килә. Шуларга чик куелсын иде. Мәсәлән, без, Казанда яшәүче бер төркем ихлас кешеләр, үз зиратыбызны тәртипкә китердек. Тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алдык зиратыбызны. Әлки районы Иске Алпар авылы зиратында фани дөньядан бакыйлыкка күчкәннәр тынычлыкта йокыга талганнар. Алар өчен без дә тыныч бит!”
Шулай, җәмәгать. Кайда гына яшәсәк тә, без татар авылы зиратларын төзеклектә, күзәтчелектә тотыйк! Барыбыз да шунда барасы бит!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе