Балык Бистәсендә балалар көч сынашты

Балык Бистәсе районының Җәмигъ мәчетендә әхлак дәресләрендә актив катнашкан...

БӘЙЛЕ
2012 Апр 09
Балык Бистәсе районының Җәмигъ мәчетендә әхлак дәресләрендә актив катнашкан, ислам дине нигезләрен яратып өйрәнүче балалар арасында бәйге үтте. Беренче тапкыр үткән мондый чарада йөздән артык укучы катнашты, дип хәбәр итә "Авыл офыклары” газетасы.

 Район имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов балаларның болай актив булуларына ихлас күңелдән сөенүен җиткерде. Шуннан соң район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков сүз алды. Ул соңгы елларда укучы балаларның әдәпле, тәртипле булып үсүләренә шатлануын әйтте. Ә монда инде аларга дини тәрбия бирүнең әһәмияте зур булуын белдерде. Балалар, чыннан да, актив булып чыкты. Һәрбер чыгыш ясаучы үзенең яхшы әзерлекле булуын күрсәтте. Догалар уку буенча Балык бистәсеннән Мөслим Фәсхетдинов, Котлы Бөкәштән Гүзәл Яруллина макталды. Азан әйтү бәйгесендә Күгәрченнән Булат Мөхәммәтҗанов җиңү яулады. Ә Коръән уку бәйгесендә Зилә Фәсхетдинова – беренче, Чыршылы Елгадан Рәзилә Сафина белән Балык бистәсеннән Алинә Бәширова икенче урынга ия булды. Ә "Намаз” номинациясендә Күкидән Гөлүсә Заһидуллина белән Айсылу Нәбиуллина җиңүче булды. Малайлар арасында намаз уку бәйгесендә Иске Арыштан Илсаф Гыйльметдинов белән Рәсим Кәримовка тиңнәр булмады. Барлык җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Роза ИСМӘГЫЙЛЕВА

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе