Балтач җәмигъ мәчете юбилеен каршылый

Шушы көннәрдә Балтач җәмигъ мәчете үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 03
Шушы көннәрдә Балтач җәмигъ мәчете үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул 1994 елның 12 гыйнварында Рәҗәб аеның Мигъраҗ кичәсендә ачылган иде. Шуңа күрә дә башта "Мигъраҗ мәчете” дип йөртелде. Балтачта 2007 елда икенче мәчет ачылгач, аның исеме Үзәк мәчет дип үзгәртелде. Аның беренче имамы итеп Шәрифҗан хәзрәт (хәзер вафат), мөтәвәллият рәисе итеп Бикбаев Басыйр хәзрәт сайлана. 2007 елдан имам вазыйфасын Рамил хәзрәт Бикбаев башкара.

Үзәк мәчет Балтач мөхтәсибәтенең үзәге булып тора, биредә вәгазь кичәләре, районкүләм Коръән уку бәйгеләре, җәйге ял һәм бәйрәм чаралары үткәрелә. Мәчеттә сөйләшә башлаган балалардан алып, картларга кадәр белем бирү мөмкинлеге тудырылган. "Әссәлам” тәрбия үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге 40 лап бала шөгыльләнә. Биредә ай саен яшь ханымнар вә туташлар җыены, имамнар җыелышы үткәрелә дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе