Балтач мөхтәсибәтендә чираттагы имамнар җыелышы булды. Бу юлы дин әһелләре гаиләләрдә аерылышу мәсьәләсе буенча фикер алышты. Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев аерылышуның нинди четрекле икәнлеген, “талак” дигән сүзнең нәтиҗәләрен аңлатып китте.
Имамнар җыелышына Балтач ЗАГС мөдире Зөһрә ханым Әхмәтханова да чакырылган иде. Ул хәзрәтләрне райондагы демографик күрсәткечләр белән таныштырды.
“Гаиләләр ныклыгын саклау, демографик хәлне яхшырту юнәлешендә районда һәрдаим үтемле чаралар уздырылып тора. Аерылышучылар саны да 2014 ел белән чагыштырганда 40 % кимеде. Бу саннар республика күләмендә иң яхшы күрсәткечләрнең берсе”, - дип сөендерде Зөһрә ханым.
Чара кысаларында сабыйларга дөрес исем кушу проблемасы да күтәрелде. Матур һәм мәгънәле исемнәр кушкан хәзрәтләргә бүләкләр тапшырылды.
Нәзарәт сайтыннан.