Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Төркия дини эшләр идарәсе белән берлектә, Истанбулда балалар өчен Коръән һәм төрек телен өйрәнү курсы оештырылды. Мәчетләр каршында оештырылган укуларга йөргән, төрле дини чараларда, конкурсларда катнашкан 18 малай һәм 18 кыз 26 июльдән 26 августка кадәр Истамбулда укыйлар. Алар өчен төшке ашка кадәр дәресләр үткәрелә, аннары мәдәни чаралар, мәчетләргә экскурсияләр оештырыла.
Балалар республиканың төрле районнарыннан җыелды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.