«Өметлеләр» мәчетенә җәйге лагерьга йөрүче балалар “Ярдәм” гыйбадәтханәсендә булдылар. Алар һәр бүлмәдәге эш-гамәлләр, аерым алганда, күрмәүчеләрнең Коръән укытырга өйрәтүче әсбаплары белән танышты.
Сабыйлар арасында әле укырга кермәгәннәре дә бар иде. Аларның кызыксынулы сораулары, карашлары бөтен игътибарны җәлеп итте. Без аларның башка балаларны да “Ярдәм”гә алып килүләрен сорап калдык.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе