Бәйге кайтавазы

Телефон чылтырады.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 03


Телефон чылтырады.

"Балтачтагы Алан авылыннан әле бу. Ландыш Нәгыйбуллина булам. Мин узган ел Сезнең конкурска өч бала алып килгән идем. Бик шатланып кайттык. Моны әйтеп тә, аңлатып та бетереп булмый. Бәйгедән кайткан балаларның куануын күреп, бүтәннәре дә яныма килде. Алар: “Апа, безне дә укыт, ярышка безне дә алып бар. Динебезне өйрәнәбез дә, без дә Казанга барабыз, ярыймы?”-диделәр. Сезне үзебезгә чакырасыбыз килә, балаларны бик яратасыз икән. Киләчәктә дә уңышлар телибез",-диде ул.

Ә бераздан Әтнә, Арча районнары остазбикәләре дә Коръәнне өйрәнергә балаларның күбесе теләк белдерде, аларны да өйрәтәбез, Аллаһы боерса, киләсе елга алып килербез, дип шалтыраттылар.

Балаларның динебез нигезләрен ныклап өйрәнергә омтылулары, әлбәттә, сөенечле күренеш. Аларның барысына да сайлаган изге юлларында уңышлар телибез.

Әлмира ҺӘДИЯ, “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештыручы җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе