Тарихка күз салсак, 1920 елның 27 маенда РСФСР составында Татарстан АССР төзелү турындагы декретка кул куела.1990 елның августында төбәк Татарстан Совет Социалистик Республикасы статусын ала. Ләкин СССР таркалганнан соң, Татарстан Республикасы (бу атаманы ул 1992 елда ала) ил составыннан чыкмый, РФ төбәге буларак яшәвен дәвам итә.
Республика көне Татарстанда 1991 елдан бәйрәм ителә. Бу көнгә туры китереп, хәзер республика башкаласы Казанның туган көне дә бәйрәм ителә.
Чыганак: "Татар-информ"