БҮГЕН МӘҮЛИД АЕНА КЕРӘБЕЗ

2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – рәбигыләүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.

БӘЙЛЕ
2014 Дек 23

2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай – Рабигыл-әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае, дип йөртәләр.

Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне Рабигыл-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыл-әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрә, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдакалар өләшәләр.

ТҖ МДН 3 гыйнварда Болгарда Мәүлид бәйрәмен уздыра. 4 гыйнварда исә Теләче районында нәзарәт карамагында эшләүче ятим балалар приюты ачыла.

Шулай ук Мәүлид аенда татар Коръән хафизлары "Кол Шәриф" мәчетендә өзлексез Коръән укый башлаячак дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе