2013 Фев 16
РФнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрләргә караганда, бүген, ягъни 16 февральдә иртәнге 6 сәгать 58 минутта Ил-76 очкычы Чиләбе каласына килгән. Әлеге самолет медицина модуле белән җиһазландырылган һәм аның максаты – 15 февральдәге метеорит "яңгыры” вакытында яраланган кешеләрне Мәскәүгә алып китүдән гыйбарәт.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Чиләбе өлкәсенә төшкән метеориттан зыян күргән 1100 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Аларның 258ен балалар тәшкил итә. 48 инсан хастанәгә салынган, шуларның 13е балигълык яшенә җитмәгәннәрдән тора.