Бүген Чапаевск полигонын чистарта башлыйлар

Алдагы көннәрдә шартлау булган Чапаевск каласы янындагы полигонны бүген...

БӘЙЛЕ
2013 Июн 20
Алдагы көннәрдә шартлау булган Чапаевск каласы янындагы полигонны бүген чистарта башлыйлар. Россия Саклану министрлыгы матбугат һәм мәгълүмат хезмәтенә сылтама ясап, ИА REGNUM агентлыгы хәбәрчесе полигонны шартлаткыч матдәләрдән чистарту өчен Үзәк хәрби округтан 7 төркем әзерләнгән.

ИА REGNUM алдан хәбәр иткәнчә, Самара өлкәсенең Чапаевск каласы янындагы полигонда бу атнаның сишәмбесендә, ягъни 18 июньдә үк кичке якта шартлаулар башланган иде. Шартлау хәрби снарядларны үтилләштергәндә килеп чыккан. Янгын башланган. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу полигонда 18 миллион снаряд булган. Утка әйләнгән снаряд кыйпылчыкларыннан урман тезмәсе һәм кырлар янырга керешкән. Зарар күрүчеләр һәм һәлак булучылар турындагы хәбәрләр төрлечә. Бер кеше үлгән һәм уннарча адәм затлары яраланган дигән мәгълүмат бар.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе