Азнакайда яңа мәчеткә нигез ташы салынды

Азнакайның “Юбилейный” микрорайонында яңа мәчетнең нигез ташын салу тантанасы узды.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 04
Азнакайның "Юбилейный” микрорайонында яңа мәчетнең нигез ташын салу тантанасы узды. Бу Азнакайда өченче мөселман гыйбәдәтханәсе булачак. Әлеге бинага икенче мәхәллә күчереләчәк, дип фаразлана. Әлегә ул Нефтьчеләр урамында урнашкан күпфатирлы йортның беренче катында эшләп килә.

Мәхәлләнең имам-хатибы Азат хәзрәт Талибуллин. Гыйбәдәтханә бурадан салыначак, аны Кукмара осталары башкара. Быел нигез ташы салынса, бурасы киләсе елда кайтарылачак.

Мәчет православие чиркәве белән янәшә төзелә. Яңа микрорайон динара дуслык үзәге булачак, дип хәбәр итә "Маяк” газетасы.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе