2012 Июн 06
Кичәге көннән - 5 июньнән Азнакай районы үзәгендәге "Ак мәчет”тә балалар өчен җәйге мөселман лагере эшли башлады. Район мөхтәсибәтеннән хәбәр итүләренә караганда, биредә оештырылган лагерьгә - вакытлыча мөселман балалар бакчасына 25 июньгә кадәр 1-5 сыйныфта укучы малайлар йөри.
25 июньнән 15 июльгә кадәр кызларны җыячаклар.
Балаларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан эшләнгән программа буенча дини сабак, әхлак дәресләре укытыла, төрле ял итү чаралары үткәрелә дип хәбәр итте "Думрт.ру".