Азнакай дин әһелләре хисап тота

Әлеге чарада 24 имам һәм 16 абыстай катнашты.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 03

Азнакай районындагы Ак мәчеттә имамнар җыелышы булды. Әлеге чарада 24 имам һәм 16 абыстай катнашты.

Җыелышны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов ачып җибәрде. Ул имамнар белән авылларда булган проблемалар һәм аларны чишү юллары хакында сүз алып барды.

Имамнар һәм абыстайлар каршында шаҗәрәләр белгече, икътисад институты доценты Мирфаяз Солтанов та чыгыш ясады, ул шәҗәрәләрне төзү, кабер ташларын өйрәнү нидән башланып, ничек алып барылырга тиешлеген аңлатып китте.

Соңыннан абыстайлар һәм имамнар алдында мөхтәсибәтнең яшьләр һәм хатын-кызлар эшләре буенча җаваплы «Иман» үзәге мөслимәләре үз эшчәнлекләре хакында сөйләп узды һәм киләчәктә күмәкләшеп эшләргә, авылларда яшьләр катнашында иман кичәләре уздырырга килешенде. Иман кичәсенең беренчесе декабрь ахырында Буралы авылында узачак.
Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе