Чараның төп максаты булып шәһәр мәчетләрендә азан әйтүче мөәзиннәрнең хаталарын төзәтү, азанның сыйфатын яхшырту иде.
Хөкемдарлар булып Алабуга шәһәре мәчетләре имамнары һәм мөгаллимнәре торды. Алар катнашучыларны тәҗвид, мәкам һәм әдәп буенча бәяләделәр. Кырык биш мөәзин өч төркемгә бүленде: балалар, яшьләр һәм аксакаллар.
Бәйге тәмамлану белән, барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар бу чараны даими үткәрү һәм киләчәктә иң әйбәт мөәзиннәргә сертификатлар тапшыру турында килештеләр.
Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты мәгълүматлары буенча.