Австриянең Фәннәр Академиясе тарафыннан бирелгән хәбәрләрдән күренгәнчә, Венада яшәүче католикларның саны 2046 елга өчтән бере кимиячәк (2012 елда аларның саны 1 730 278 кеше исәпләнде). Биредә православие вәкилләре, бигрәк тә мөселманнар артачак.
“Седмица» агентлыгы мәгълүматларына караганда, мөселманнарның саны 12 проценттан (2012) 21 %ка җитәчәк.
Венада яшәүчеләрнең дин буенча кемгә өстенлек бирүләре 2001 елда кеше санын алганда билгеле булды. Ул вакытта диннәр буенча халык саны болай бүленде: католиклар – 49,2 %, дин тотмаганнар – 25,7 %, ислам – 7,8 %, православие – 6,0 %, протестантлар – 4,7 %, яһүди динендәгеләр – 0,5 %, башка дин вәкилләре – 6,3 %.